80 яшьтән узган өлкәннәр яшьләрне таң калдырып «Түгәрәк уен»ны шаулатты [видео]

21 май Иске Казан музей-тыюлыгында буласы «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестиваленең республика йомгак чарасы күрше авылның мәдәният сараена күчерелде, әмма анда гына сыймады. Өлкәннәрдән балалар да өйрәнә. //Азатлык радиосы//

Татарстанның Биектау районында «Түгәрәк уен» республика фестивален йомгаклау чарасына һава торышы үзенең үзгәрешләрен кертте. Иске Казан музей тыюлыгында ачык һавада дип планлаштырылган чара күрше Шәпше авылының мәдәният йортына күчерелде. 20дән артык районнан 60лап иҗат төркеме сәхнәгә генә сыймады. Бинаның һәр почмагында халык уйнады, ярышты, җырлады һәм биеде, гармун тартты.

«Без китердек бу яңгырны, язның бу көнендә яңгыр бик кадерле, халкыбыз моны яхшы белә», диде Азатлыкка Татарстанның традицион мәдәниятен саклау дәүләт үзәге җитәкчесе, «Түгәрәк уен» фестивален оештыручы Фәнзилә Җәүһәрова.

Фестивальдә катнашучыларның яше сигездән алып 86 кадәр. «Түгәрәк уен» проектының максаты — авылларда үзенчәлекле иҗат һәм гореф-гадәтләрне табу, аларны башкаларга күрсәтү. Татарстан фестивалендә сайлап алынган иҗат төркемнәре сентябрьдә үтәчәк русиякүләм чарага барачак. Узган ел Русиянең 19 төбәгеннән, 430-лап халык җырларын, биюләрен башкаручылар, гореф-гадәтләрне сәхнәдә күрсәтүчеләр, халык уен кораллары осталары Мари Илендә җыелган иде. Быел «Түгәрәк уен» Кырымда үтәчәк дип планлаштырыла.

Бәйле