Рөстәм Миңнеханов улының мәчете диючеләргә Татарстан мөфтие ачыклык кертте [видео]

Казан кирмәне янындагы байлар бистәсендә төзелүче “яшерен” яңа мәчет, гап-гади мәчет булачак дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бер ай элек диния нәзарәте бу “яшерен” гыйбадәт йорты хакында бернинди мәгълүмат бирмәгән иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 23 май үткән матбугат очрашуында Казанның байлар бистәсендә төзелүче “яшерен” мәчеткә аңлатма бирергә тырышты. Федосеев урамында таш дивар артында мәчеткә охшаган бина төзелеше турында алдан язган идек. Ул вакытта бу мәчет хакында Татарстан диния нәзарәтенең матбугат үзәге бернинди мәгълүмат та бирмәде. Юлланган хат җавапсыз калды, шалтыратып сорагач “Бу сорауга телефоннан гына мәгълүмат бирмибез, хат белән җавап бирербез”, дип әйттеләр.

Шул бистәдә яшәүче бер ханым Азатлык радиосына яңа корылманың мәчеткә охшаганын раслый, аның турында белгәннәрен сөйли.

“Төзелеш барган урын элек тә киртәләнгән иде инде, аны халыкта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мәрхүм улының җире булган дип сөйләделәр. Бәлки, президент аның рухына мәчет салырга булгандыр, төгәл белмибез. Әмма без куанабыз! Бик сөенечле күренеш бит. Изге Богородица чиркәвенә меңләгән кеше йөри, православ бәйрәмнәрдә, якшәмбе көнне халык күп була. Аның янәшәсендә татарлар өчен дә гыйбадәтханә төзүчегә мең рәхмәтләр генә укыйбыз. Алла бирса, йөрермен дип ниятлим”, дип сөйләгән иде әңгәмәдәшебез.

Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу гыйбәт йортының төзелү тарихын башка яктан ачты. Аның сүзләренчә, элек мәчетләр Иске татар бистәсендә генә булган, ә каланың бу өлешендә чиркәүләр генә ачылган. Яңа салына торган мәчеттән ерак түгел генә, мисал өчен, Изге Евдокия чиркәве эшли. Хәзер исә бу урында да яңа мәчет барлыкка киләчәк.

“Бер мулла килеп, мәчетнең нигезенә дога укуы хакында каядыр укыдым. Ул мулла дигәннәре мин идем. Мәчет салу өчен христиан диненнән булган эшмәкәр Александр Пилишкин үз җирен бүләк итте. Мәчетне танылган эшкуарлар Равил Җиһаншин, Ирек Салихов салдыра”, диде Камил хәзрәт. Ягъни мәчет әлеге эшкуар-түрәләр акчасына төзелә икән.

Мөфти бу мәчетне бөтен кешегә дә ачык булган гап-гади мәчет төзелә дип ышандырды. Аның проекты диния нәзарәте белән тулысынча килешенгән. Камил Сәмигуллин белдергәнчә, тышкы яктан берникадәр Болгардагы “Ак мәчет”не хәтерләтәчәк. Әзер булгач, мөфтият әлеге Аллаһ йортына имам билгеләп куячак, биш вакыт, Җомга намазлары укылачак гап-гади мәчет булачак, ди мөфти. Мондый кызу темплар белән барганда, ел азагына төзеп бетерергә дә мөмкиннәр икән.

 

Бәйле