Радик Юльякшин (Elvin Grey) Гүзәлия белән хезмәттәшлек итмәвенең сәбәбен әйтте [видео]

Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында социаль челтәрдә хәбәр итте.

Кичә Гүзәлиядән бу хәлгә карата фикерен сораштык, әмма Радик белән сөйләшә алмаган идек. Бүген Радик үзе Intertat.ru хәбәрчесе белән элемтәгә керде.

– Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, моңа алмашка мин композиторның биш концертында бушка җырларга тиеш идем. Бу шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырып, авторлык хокукларын тулысынча күчерү турында өч килешүгә һәм авторлык хокукларын өлешчә куллану турында ике килешүгә кул куярга тәкъдим иттем. Ул исә юри процессны сузып йөри башлады. Ә 1 июньдә «җырларны башкарырга рөхсәт итүче язма документ» гамәлдән чыгарга тиеш иде. Рәсми килешүгә кул куелмагач, композитор иҗат иткән җырларны репертуарымнан төшереп калдырырга кирәк дигән карарга килдем. Гүзәлия аның җырларын башкаруыма каршы түгел, чөнки бу җырлары өчен чыгышларым белән түләгәнемне аңлый. Әмма килешү юк икән, җырлар да башкарылмаячак. Аның җырларын җырлавымны дәвам иткән очракта, Россия Авторлар Оешмасы (РАО) белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта композиторның көеннән дә торасым килми, мин үзем дә композитор буларак җырлар иҗат итәм. Гүзәлия килешүләргә өстәмә шартлар кертеп кул куярга риза булуын әйткән иде, әмма ул шартлар алдан сөйләшкәндә телгә алынмады, шулай булгач минем тарафтан да хупланмады», – дип аңлатты безгә Elvin Grey.

Бу көннәрдә Радик дискотекалар оештыру белән мәшгуль. Балтачта узган шундый чарадан видео да әзерләнгән:

Интертат.ру

Бәйле