Ниһаять Татарстанга 30 градуслы җәй килде, озаккамы?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 июньнән республикага 30 градус эссе булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Алдагы атналарда да температура көндез 25 градустан төшми диләр.

Көндез явым-төшем булуы фаразланмый. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез 30 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 15 градус, ә көндез 28 градус җылы була.

Бәйле