Казанад беренче Русиякүләм партнер банкинг үзәге мөселманнар өчен пластик банк карталары бирә башлаган. Ел азагына кадәр меңгә якын шундый карталар бирү ниятләнә.
Карта кулланучыларның төп өлеше – татарстанлылар һәм якын-тирә регионнарда яшәүче мөселманнар. Үзәк җитәкчесе сүзләренчә, бу карталардагы калган акчаларга бернинди процентлар да күчерелми икән. Өстәвенә акчалар башка финанслар белән кушылмый.