Каралеиядә 14, Татарстанда ике бала батып үлгән

Республиканың Арча районы Чиканас торак пункты тирәсендәге буада ике бала батып үлгән. Гадәттән тыш хәл турында коткаручыларга 17июнь көнне 19.00 сәгатьтә хәбәр ителгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматка караганда, балаларның үле гәүдәләренә шушы авыл кешесе тап булган. Аның сүзләренчә, ул буа өстендә бер малайның үле гәүдәсен күргән. Аны судан чыгарганда аягы белән икенче малайның гәүдәсенә төртелгән. Балаларның киемнәре Субаш елгасы ярында булган. Аларга — 8 һәм 9 яшь.
16 июньдә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән иде.

18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек балалар тәшкил иткән 51 кешелек төркем (47 бала һәм 4 инструктор) – сәламәтләндерү лагеенда ял итүчеләр, Карелиядә күлдә вакытта көймә белән штормга эләгә. 14 кешенең (13е балалар) гомере өзелә, 37 кеше коткарыла.

Татар информ, Интертат

Бәйле