Быелгы республика ифтары ничә сумга төшәчәк? [видео]

22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында уздырылачак IV Республика ифтары бюджеты 10 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген  Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте. Очрашуда шулай ук ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм “Kazan-Arena” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов катнашты.

Татарстан мөфтие беренче республика ифтарының 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында 1 меңләп кеше катнашында узганлыгын искәртте. 2012 елда чара башкаланың “Казан-Арена” стадионында үткәрелде һәм анда барлыгы 2,5 меңләп кеше җыелды. Былтыр республика ифтарында 5 меңгә якын мөэмин мөселман катнашса, быел ул 10 мең кешегә исәпләнгән, дип билгеләп үтте ул. Чакыру билетларын мөхтәсибәтләр аша республиканың күп балалы, аз керемле гаиләләренә, ятим балаларга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләргә өләшкәннәр.

“Ифтарда катнашу бушлай, әмма халык уйлаганнан күбрәк булса, бу билгеле бер уңайсызылыклар китереп чыгарачак”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның сүзләренчә, әлегә чакыру билетлары бар. Чарада катнашырга теләге булганнар 264-64-19 номеры буенча ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, билетлы була ала.

Оештыру эшләре 3 ай дәвамында көн саен алып барыла. Шуңа чараның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шик юк, дип ышандырды Айдар Шаһимәрданов. Менюга килгәндә, ул пылау, кыяр һәм помидор салатыннан, табынга турап чыгарылган иттән, хөрмә, күрәгә һәм башка җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән гыйбарәт булачак. Моннан тыш, һәр мөэмин мөселманга 1 литр күләмендә су каралган, дип билгеләп үтте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты.

Татар-информ, Бизнес онлай

Бәйле