Салават: «Чит ил фаҗигасен нигә язарга, безнең үзебездә дә проблема җитә» [видео]

“Мин сезгә, иң беренче, кеше күңелен ачырга өйрәнүегезне телим”, дип башлаган сүзен Салават Фәтхетдинов. Аның гәҗитне ачуга, берәр кешенең ике сыеры бозаулаган кебек күңелле хәбәр укыйсы килә икән. Соңыннан гына дөньяның ачы хәбәрләре булырга тиеш дип өйрәтә ул журналистларны.

“Беренче биткә агрессив материаллар куеп буламы?!”, дип гаҗәпләнгән җырчы. Салават, аның  автографы артыннан кергән өч журналистны сүгеп, аларга үпкәләп, “мәгънәсез журналистлар” дип хәтта куып чыгарган. Сәбәбе —  журналистлар алып кергән гәҗитләрнең беренче битендә үк үлем, кабәхәтлек турында сүз барган. “Гел талаш, үтереш, бер дә матурлык, яхшылык, бәйрәм турында сүз юк”, дип ачуланган ул. “Чит ил фаҗигасен нигә язарга, безнең үзебездә дә проблема җитә. Үз халкыңның күңелен күрә белергә кирәк,Пакистаннан бәхет эзләп йөрисе түгел”, дип сүккән Салават Фәтхетдинов.

“Матурлык турында алдашып булса да языгыз”, дип өнди ул.

Мәгълүматны Гөлия Гәләвиева туплады

Бәйле