Яшел үзәндә вертолет уңышсыз төшеп утырып, арткы өлешсез калган

Гадәттән тыш хәл 23 июньдә  кич – 19:05 сәгатьтә булган.

Яшел Үзән районында Светлое озеро янындагы урман полосасында борттагы ике кешесе белән Robinson R44 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган. Вертолет җиргә каты төшеп утыру аркасында аның арткы өлеше зыян күргән. Вертолеттагы кешеләр исән-сау, диелә. Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе тарафыннан тикшерү алды эше башланган.

 

Интертат

Бәйле