Казанда Назарбаев урамы янәдән Эсперантога үзгәртелергә мөмкин

Казанда Назарбаев исемендәге урамны Эсперантога кайтару петициясенә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать тә өстәлде. //Азатлык радиосы// 

Казанда Назарбаев исемендәге урамны Эсперанто исеменә кире кайтару петициясенә имза җыю дәвам итә. 23 июньгә Change сайтына  куелган хатны имзалаучылар 5780 кешегә якынлашып килә иде.

Активист Леонид Иванов Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә ачык хат язды һәм имза җыю петициясе бу хат белән яңартылды. Хатта бу урамда яшәүчеләрнең Назарбаевтан урам атамасын кире Эсперантога кайтаруда ярдәм сораулары турында язылган. Активистлар Назарбаев Казан мэры Илсур Метшинга урам исемен кире элекке атамасына кайтару тәкъдиме белән чыгар дип өметләнә.

«Бу петицияне имзалау күптән башланган иде, әмма без аны япмадык, чөнки урамның хәле аңлашылмый: «Назарбаев урамы» дигән язу эленеп торса да, бөтенесе аны Эсперанто дип атый», диде Иванов.

Иванов Назарбаевка мөрәҗәгатьне Казакъстанның Казандагы консулына тапшырырга, президентка җибәрергә җыенуларын әйтә.

Узган җәй Казанда хакимиятләрнең халык фикерен белешмичә генә Эсперанто урамын Назарбаев исеменә алыштыруы зур ризасызлык тудырган иде.

Бәйле