«Скорлупина» фестивалендә пешерелгән иң зур йомырка тәбәсен халык ашый алганмы [видео]

25 июньдә  Питрәч районында беренче тапкыр «Скорлупино» йомырка фестивале узды.  Биредә әзерләнгән иң зур йомырка тәбәсеннән һәркем авыз итә алды. //Интертат//

Йомырка фестиваленә барырга теләгән һәркем анда бушлай автобусларда бара алды. «Скорлупино» фестиваленең Питрәч районында узуы, әлбәттә, тикмәгә генә түгел, чөнки кошчылык тармагы Питрәч районы икътисадының 70 процентын тәшкил итә. Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров әйтүенчә, кошчылык хуҗалыклары төп җитештерү предприятеләре булып тора.Төп оештыру эшләре Питрәч районынының Аграр яшьләр берлеге һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына төшкән. Фестивальдә кошчылык тармагында хезмәт куя торган 9 команда катнашты. Аларның һәрберсендә унар катнашучы, җитмәсә, үзләре белән 30 кешедән торган җанатарлар төркеме дә алып килгән. Катнашучылар арасында «Чаллы-Бройлер», «Ак барс холдинг» ширкәте, «Ак Барс» кошчылык фабрикасының Питрәч, Яшел Үзән, Чистай районнары филиаллары, «Индюжина» сәүдә маркасы, «Рамаевское», «Атабаевское» агрофирмалары, «Чайка» фермер хуҗалыгы, «Залесный» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бар иде. Алар барысы да башта парадта катнашты. Парадны әйдәп баручы фестиваль символы – Ско чебеше белән фотога төшүчеләрне 2017 елда бәхет көтә, ди оештыручылар, чөнки 2017 ел Кытай календаре буенча Әтәч елы.

–  Республиканың кошчылык тармагы, чыннан да, үзенә карата шундый хөрмәтле мөнәсәбәткә лаек. Совет еллары вакытында республика елына 42 мең тонна кош ите җитештерә иде. Шулай ук кош итен җитештермәгән вакыт та булды. Аннан соң кризис-менеджерлар барлыкка килеп, бер-бер артлы кошчылык фабрикаларын торгызды. Шуннан соң республика бу юнәлештә үсеш кичерде. 2015 елда без елына 200 мең тоннан кош ите җитештердек, – дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 
Шунысын да ассызыкларга кирәк: «Скорлупино» йомырка фестивале «Безнең Татарстан»  республика яшьләр форумында беренче урын алып, Президент ярдәме белән оешкан. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллинә әйтүенчә, фестивальнең күп ярышларында чын йомырка түгел, ә аның муляжы кулланыла. «Биредә катнашкан 9 команданың кайберләре башта катнашудан баш тартты. Чөнки бер көндә алар еллык табыш алырга мөмкин. Ләкин баш тартучылар да кире уйлап, катнашырга булды, чөнки яңа фестивальнең идеясе аларга бик ошады», – ди рәис.

Зур йомырканы бөтен мәйдан буйлап алып бару, кечкенә йомыркаларны ватмыйча тиз арада җыю, спорт эстафетасы, интеллектуаль бәйге, йомырка атыш, йомырка тиры, йомырка пейнтболы – бу һәм башка төрле ярышларны, мөгаен, «Скорлупино» фестивалендә генә күреп булгандыр. Шушы ярышлар дәвамында кошчылык тармагында эшләүчеләрнең профессиональ осталыклары беленә. Димәк, фестивальдән соң тагын тырышыбрак эшләү өчен стимул туа дигән сүз.Фестивальдә балалар мәйданчыклары, экстрим зона, йомырка музеннан кала, кулинар мастер-класслар да уздырылды. «Әй, йомырканың ние бар, суга саласың, ватасың да пешерәсең» диючеләр бик нык ялгыша. Чөнки нәкъ шушы мәйданчыкта Казанның иң яхшы җиде шеф-повары йомыркадан шедеврлар ясап күрсәтте. Мәсәлән, Татарстанның кулинарлар ассоциациясенә кергән бу осталар шотландча йомырка пешерү серенә төшендерде. Аны әзерләгәндә,  чиле-пешле йомырка фарш эченә тыгыла, ризык духовкада пешерелә. Бу ризыкның төп үзенчәлеге шунда: йомырканың сарысы нәкъ менә сыек булырга тиеш, чөнки ул вакытта гына ризык, чыннан да, дөрес әзерләнгән, дип санала. Ассоциация вәкилләре инде моңа кадәр дә төрле кулинар мастер-класслар уздырган. Тик йомырка белән бәйлесе әле беренче тапкыр, шулай булса да фестиваль кунаклары алар пешергән ризыкларны мактап авыз итте.Фестивальдә иң зур йомырка тәбәсен пешерүдә дә ассоциация вәкилләре дә катнашты. Алар белән Питрәч районыннан Бикбуловлар гаиләсе ярышты.

– Без профессионаллар булгач, иң зур йомырка тәбәсен пешерү авыр булмаячак. Бер мең данә йомырканың барысын да үз кулларым белән ватып салдым. Тәбә пешерә торган табаның размеры 2,4*1,25 метрны тәшкил итә. Бу таба 8 секциягә бүленгән. Без аны төрле тәмдәге итеп ясыйбыз. Мисал өчен, суган, томат, паприка белән булачак, – дип сөйләде безгә Татарстан республикасының кулинарлар ассоциациясе президенты Дмитрий Дьяков.

Берничә сәгать дәвамында Татарстанның кошчылык тармагында эшләүче яшьләр тирләп-пешеп, һәрберсе үз командасына җиңү китерергә тырышты. Аеруча спорт эстафетасы бик җанлы барды. Уенчыларга җан атарга халык та дәррәү кушылды. Барлык ярышлар тәмамлангач кына җиңүчеләр билгеле буды. Өченче урынга  «Ак Барс» холдинг ширкәте лаек булса, икенчегә – «Чайка» фермер хуҗалыгы. Ә төп бүләк «Чаллы-бройлер» ширкәтенә тапшырылды.

Әйтергә кирәк, йомырка фестивале эшче яшьләр дәрәҗәсен популярлаштыруга да зур этәргеч булып тора. Чөнки ярышлар нигезләмәсе буенча биредә кошчылык тармагында эшләүче 35 яшькә чаклы кешеләр гә катнаша ала. Әлеге фестиваль ярдәмендә бөтен респблика буенча таралган кошчылык предприятиеләрендә хезмәт куйган яшь белгечләр танылу ала. Үз чыгышында Марат Әхмәтов республиканың кошчылык тармагы – безнең горурлыгыбыз, дип белдергән иде. Бу төр предприятиеләрдә хезмәт куючы яшьләр эшчән булулары өстенә, җитмәсә, бик өлгер дә икән әле.

Әйтергә кирәк, Чаллыда хезмәт куючы яшьләр бик актив икән. Чөнки «Безнең заман» эшләүче яшьләр телевизион фестивалендә былтыр «Камаз» ширкәтендә хезмәт куючы яшьләр җиңгән иде.  Быел йомыра фестивалендә кабаттан чаллылар – йолдыз. Киләсе елга ярышларга Татарстанның кошчылык тармагы гына түгел, ә илебезнең кошчылык фабрикаларын җыярга исәпләре бар икән оештыручыларның.

(видео Бизнес-онлайн сайтыннан алынды)

Бәйле