Бәла аяк астында. Табиблар 1 һәм 3 яшьлек балаларның гомере өчен көрәшә

Бала туу — гаилә өчен зур шатлык. Бу мизгелдә әти-әнинең кичергән хис-тойгыларын сүз белән генә аңлатып бетереп була микән?  Ата-ана баласына зур өметләр багълап, аның саулык-сәләмәтлектә, бәхеттә, яхшы кеше булып үсүен тели. Сабыйның беренче елмаюы, тәүге адымнары, сүзләре мәңгегә йөрәк түрендә саклана.
«Бәла аяк астында» дигән әби-бабайлар. Чыннан да, кайгы көтмәгән җирдән килә. Аеруча кече яшьтәге балаларның иң шук вакытларында уяу быларга кирәк.

Шулай, Татарстанда да соңгы атна өчендә 2 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Республика балалар хастаханәсенең пресс-секретаре Светлана Шканова сүзләренчә, Казанда 3нче каттан егылып төшкән 3 яшьлек малай хәзерге вакытта нейрохирургия бүлегендә. Ә Яшел Үзән районында 4 каттан егылган 1,5 яшьлек кыз реанимациядә.
«Узган җәй айларында мондый очраклар белән безгә ун бала алып килгәннәр иде. Ә быел бер ай өчендә уннан артык шундый очрак теркәдек. 5 яшькә кадәрчә балаларның егылу вакытында әти-әни кешенең өйдә булуы ачыклана. Алар  эшкә бүленгән, яисә күрше бүлмәгә чыккан булалар. Эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачык калдыру бик куркыныч. Шуңа да, ата-аналар игъибарлы булсыннар иде,» — ди Светлана Шканова.
Чыннан да, бала — ул әле зур шатлык, сөенеч кенә түгел, ә җаваплылык сорый торган хезмәт тә. Ләкин язмыштан узмыш юк. Кешенең якты дөньяда ниләр күрәсе, нинди сынауларга төшәсе инде күптәннән билгеләнеп куелган. Әлеге балаларга Аллахы Тәгалә җиңеллек, сәләмәтләнүләрен насыйп итсен, ә әти-әниләренә, туганнарына сабырлык бирсен!

Бәйле