Дини мәҗлесләргә мулланы интернет аша да чакырып була. «Ай мулла» сайты турында

Күптән түгел «Ай мулла» сайты эшли башлады. Әлеге сайтта теркәлгән һәр кеше үз шәһәрендәге яки районындагы мулланы ашка чакыра ала. Бөтенроссия интернет проекты 2015 елда imedrese.ru порталы җитәкчесе Ринат Аляутдинов инициативасы белән барлыкка килгән.

«Сайтта теркәлгән муллалар югары белемле, алар сезнең дини мәҗлесегезне кызыклы, файдалы, югары дәрәҗәдә үткәрергә булышачак. Чакырылган мулла сез теләгән темага вәгазь әзерләп, сорауларыгызга җавап та бирә ала. Безнең сайтта Мәскәүдә һәм Татарстанда эшләүче танылган муллар теркәлгән.» — диелә imulla.ru сайтында.

Әлеге проект мәчетләр булмаган җирлекләрдә дә дини чаралар, мәҗлесләр оештырырга булышачак дип өметләнә оештыручылар. Димәк, халык дингә тагын да якынаеп, аның белән таныша алачак.

Муллалар исем кушу, никах, мәүлид, ифтар, коръән ашлары үткәрү, өшкерү кебек хезмәтләр тәкъдим итә.

Бәйле