Татар альтернатив музыкасы концертында русча сөйләшкәннәр

25 июньдә Казан Кремле яр буенда, Яшьләр көне уңаеннан, татар альтернатив музыкасы концерты булды.
Яр буенда урнашкан кечкенә генә сәхнә шактый кешене җыйды. Анда татарлар гына түгел, башка милләтләрдән булган тамашачылар да, чит ил вәкилләре дә чараны яратып тамаша кылды. Шуны да әйтергә кирәк, тамашачылар арасында олы яшьтәгеләр дә шактый иде һәм алар татарча яңгыраган дәртле җырларга кушылып җырлап, биеп торды.

Альтернатив музыка концертын «Мубай» төркеме ачып җибәрде. Алар «Әдрән диңгез», «Әйтмә син авыр сүз», «Онытма син», «Күбәләгем», «Гөлбакча» кебек халык классикасына әйләнгән композицияләр башкарды.

«Оscar & С7С5» төркеме чыгыш ясарга чыккач, тамашачылар сәхнә янына тагын да якынрак килде. «Мубай»ның тыныч көйләренннән соң әлеге төркем тамашачыларны тагын да җанландырып җибәрде. Татар җырлары Казансу яр буйлап барлык тирә-якка таралды. Тик төркем лидеры Оскар гына, ни сәбәпледер,  русча гына сөйләште. Хәтта музыкантлары белән дә ул русча таныштырды. Алар күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында җырлады.

Балык Бистәсе егете Рәдиф Кашапов тамашачыларны берничә телдә сәламләде. Җырларын татарча башкарса да, композицияләрне ул да русча тәкъдим итте.

Татар фольклор музыкасына һәм заманча бию электрон музыкасына өстенлек биргән «Tatarsis» төркеме чыгышын курай моңнары белән башлады. Әмма әлеге төркем әгъзаларының да русча сөйләшүе, сәхнәдә сагыз чәйнәве тамашачы каршында аларны бик үк бизәмәде.

Концерт башында шактый җыелган халык, 10-12 җыр яңгыраганнан соң, сирәгәйде. «Оscar & С7С5» төркеме лидеры Оскар Юнысов фикеренчә, татар альтернатив музыкасының бик үк популяр булмавының сәбәбе — татар мәдәниятенең бай булуы һәм аңарда халыкка кирәкле барлык сәнгать юнәлешләренең дә берләшүе. «Шулай булса да, без үзебезгә ошаган әйбер белән шөгыльләнбез», — ди татар альтернатив музыкасы вәкиле.

Татар-информ

Бәйле