Илсур Метшин балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисен тәкъдим итте

Бүген Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе тәкъдим ителде. Әлеге вазифага элек комитет рәисе урынбасары булган Айрат Фәизов билгеләнде.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге вазифага 91 кандидат дәгъва кылган булган. Конкурс үткәрелгән беренче атнада гына да 50 кеше гариза биргән. Финал этабына 6 кеше чыккан. Ахырда 4 кандидат арасыннан рәис сайланган.

«Сайлау авыр булды, кандидатларның барысы да лаеклы иде. Җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзер яшь лидерлар күп булуы сөендерде. Алар конкурска вазифа өчен түгел, ә Татарстан башкласында яшьләр сәясәтен җитәкләргә теләп һәм кызыклы фикерләр белән килде, — дип билгеләп үтте мэр. Аның сүзләренчә, оттыручылар юк. — Дәгъва кылучыларның потенциалы файдаланылачак. Алар үзләрен теге яки бу юнәлешләрдә күрсәтә ала», — диде ул.

Метшин улай ук Казанда туристлыкка үстерүгә ярдәм итү комитеты рәисе һәм шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы вакантлы вазифаларына да конкурс ачылу турында әйтеп узды.

Казан мэриясенең Twitterдагы рәсми микроблогында хәбәр ителгәнчә, балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе программасы белән faizov.com сайтында танышырга мөмкин.

Татар-информ

Бәйле