- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бисквит әзерләү.
Кирәк булачак: 4 йомырка, 150 г шикәр комы, 100 г он, бераз ванилин, тоз.
Йомырканың аксымын сарысыннан аерабыз. Йомырка сарысына 70-80 г шикәр комы, бераз ванилин салып, яхшылап болгатабыз.
Аксымга бераз тоз сибеп миксер ярдәмәндә күпертәбез. Калган шикәр комын салып, башта уртача тизлектә, аннары югары тизлектә болгатабыз.
Аксымның 3/1ен йомырка сарысының массасына кушабыз һәм он салып бутыйбыз. Ахырдан, калган аксымны салып бетерәбез.
Бисквит 180 градус кызулыкта 30-35 минутта пешә. Бисквит әзер булгач та, духовканың ишеген ачып торып, беразга калдырырга, пешкән вакытта да мөмкин булганча, духовканы ачмаска кирәк.
–
–