Истанбулдагы теракттан соң, Чаллы балаларын өйгә кайтаруны хәл итәләр [фото]

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт вакытында шунда булган Чаллының «Бисеринки» балалар бию ансамбленең 15 вәкиле тиздән өйләренә кайтачак.

45d06f2133127727c9d7316ad0b39fca_L

Хәзерге вакытта әлеге сорауны хәл итү өстендә Татарстанның Президентының Аппараты һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шәхсән үзе  шөгыльләнә. Ә Истанбулда республика Хөкүмәте хезмәткәрләре һәм Рәсәй Чит ил эшләре министрлыгының консуллык хезмәтләре эшли.

Гадәттән тыш булган хәл урыныннан балалар кунакханәгә урнаштырылган. Аларны куркынычсыз рәвештә Татарстанга кайтаруның берничә схемасы карала.

Якын арада Чаллы хакимиятендә шәһәр җитәкчелеге Истанбулда тоткарланган балаларның әти-әниләре белән очрашу уздырачак.

Исегезгә төшерәбез, Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Теракт вакытында аэропортта Чаллының «Бисеринки» балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм анда 1 урын яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булган. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.

Интертат

Бәйле