Илшат Рәхимбайның яңа фильмын төшерүдә һәркем катнаша ала [видео]

Илшат Рәхимбайны шоу-бизнес өлкәсендә танылган шәхес. Ул төшергән музыкаль клип һәм нәфис фильмнар хәтта халыкара кинофестивальләрдә дә зур урыннар яулый.

 Хәзерге вакытта Илшат һәм аның талантлы командасы яңа «Представь» исемле фильм төшерә. Аның эчтәлеге һәм сюжеты бик үзенчәлекле. Рус һәм татар авылында ике төрле милләт һәм дин вәкилләре дус, тату яши. Иң кызыгы: ике авылдагы дин әһелләрен кеше күзенә күренми торган җепләр бәйли. Баксаң, руханилар бертуганнар икән!

 Рус авылында рухани  кинәт вафат булганнан соң, мулла сайлау алдында кала: үз авылында гына хезмәт итәргәме, әллә ике милләт кешеләренә дә Ходайга якын булырга булышыргамы?

Картина: «Без кем? Каян килдек? Кая барабыз?» кебек мәңгелек сорауларга тамашачы белән бергәләп җавап эзли.

Фильмның сценариясе Мәскәүдә үткәрелгән бәйгеләрдә уңышлар да яулаган инде. Ә Екатеринбургта узган “Кинохакатон” питчингында танылган композитор һәм инвестор Александр Шульгин әлеге картина белән кызыксынып, со-продюсер  булырга ризалашкан.

Актерлар белән репетицияләр инде бара, фильмны төшерү эшләре дә тиздән башланыр дип көтелә.

Картинаны төшерүдә талантлы артистлар,композиторлар, операторлар катнаша. Төп рольләрне Раушан Шәрипов, Марсель Тимофеев башкара. Эльмир Низамов, Александр Шульгин музыкаль өлеш өчен җавап бирә. Оператор – Айдәр Шәрипов.

Командадагы һәр кеше идея өчен эшли. Ләкин фильмны дөньяга чыгарыр өчен, финанс ярдәм дә кирәк. Чөнки чыгымнар бик күп.  Шуңа да проект авторы Илшат Рәхимбай битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

“Сугышлар, төрле фаҗигаләр турында еш ишетергә туры килә. Кеше сугыш булмаган заманаларны онытты да  кебек. Ә без бит тормыш дигән диңгезне бер көймәгә утырып гизәбез. Җир йөзендә төрле милләт кешеләре, дин вәкилләре яши. Алар һәрберсе дә үзенчәлекле. Без, кешеләр, бер-беребезне яратып, гафу итеп яшәргә тиешбез. Русиядә “толенрантлык” турында еш әйтелә. Әлеге сүзнең тәрҗемәсе – сабырлыкны аңлата. Бу сүз миңа бик тә ошады. Мин бар кешелекне яратырга эндисем килә. Әгәр дә кеше ихлас ярата белми икән, димәк үзгәрергә, үзеңне каммиләштерергә кирәк. ”

Фильм идеясы, чыннан да, бик җитди һәм мөһим. Әлеге картина хәзерге дөньяга, яшәешкә, янәшәңдә булган кешеләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр дип ошанасы килә.

Әлеге фильмны төшерүдә һәр кеше үз өлешен кертә ала. Планета.ру сайтында  тулырак мәгълүмат алып, акчалата ярдәм итеп була. Акцияләр  сатып алу мөмкинлеге дә каралган: фильмның командасы белән кинотеатрга бару, титрда рәхмәт сүзләрен урнаштыру, театрга билетлар, бүләккә: Коръән-Евангелие, итекләр, чәк-чәк, төрле мастер класслар һәм башкалар.

Бәйле