Грозныйда узган иң зур ифтарда 18 км озынлыктагы табын әзерләгәннәр [видео]

1 июльдә Грозныйда Русия тарихында иң зур ифтар мәҗлесе үтте. Әлеге чарада 30 меңнән артык кеше катнашкан. Кунаклар өчен 18 км озынлыкта өстәлләр әзерләнгән.

 “Ифтарда 30 меңнән артык кеше катнашты. Чакырылган кунаклар арасында башка республикалардан да кешеләр бар иде,” – дип хәбәр итә шәһәр мэриясе. Шуны да әйтергә кирәк, мәҗлескә Казаннан да кунаклар килгән.

Табын әзерләү өчен 3 җирдә аш-су пешерү нокталары булдырганнар. Анда дистәләгән пешекчеләр кавказ ризыклары пешергән. Волонтерлар да зур ярдәм күрсәткән. Шулай ук махсус концерт программасы да әзерләгәннәр. Килгән кунаклар дини җырлар тыңлый алган.

“Халык ифтарының тагын бер үзенчәлеге – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең  истәлекле әйберләрен күрү мөмкинлегендә. Мәҗлес узачак көннен 1 июльдә булуы да юкка түгел. Ул Рамазан аеның 27 кичәсенә туры килә. Бу төндә Кадер кичәсе булырга мөмкин,” – ди Грозный шәһәренең үзәк мәчете имамы.

(мәгълүмат Бизнес-онлайн сайтыннан алынды)

Бәйле