Балалар бакчасында тәрбияче малайның өстенә кайнар аш түккән

28 июндә Воронеж шәһәренең 83нче балалар бакчасыда тәрбияче баланың өстенә кайнар аш түгә. Малайның әбисе әлеге хәл турында журналистларга сөйләгәч, тикшерү эшләре башлана.

Балалар урамда уйнаган вакытта, ике кечкенә малай сүзгә килә. Шуларның берсе тәрбияченең сүзен тыңламыйча группага йөгереп китә. Коридор буенча чабып барганда, каршысына кинәт тәрбияченең ярдәмчесе килеп чыга. Аның кулында яңа гына кайнап чыккан бер кәстрүл аш була. Нәтиҗәдә, аш баланың эстенә түгелә.

Тәрбиячеләр, ашыгыч ярдәм чакыру урынына, баланы медсестра янына гына алып баралар. Баланың бит, муены пешкән була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Тәрбиячеләргә каршы җинаять эше дә кузгалтылырга мөмкин.

 

(мәгълүмат Знамя труда сайтыннан алынды)

Бәйле