Казанның “Ярдәм” мәчетендә көн дә узучы мең кешелек ифтар, зурлыгы белән генә түгел, эчтелеге, мәгънәсе белән дә үзгә дип саный анда катнашкан журналистлар. 30 июньдә авыз ачуга килгән депутат, мәгълүмат чаралары вәкилләре Ярдәмдәге ифтарның дини чара булудан тыш, милли-сәяси, социаль мәсьәләрне фикерләшү урыны да булуын әйтте. //Азатлык радиосы//
Рамазан ае буе Татарстан башкаласындагы “Ярдәм” мәчете ифтарларында меңнәрчә казаннар белән бергә татарның билгеле шәхесләрен дә очрату гадәти күренешкә әйләнде. 30 июньдә авыз ачуга депутат-журналистлар, Казан мэриясенең милли, социаль мәсьәләр өчен җаваплы җитәкчеләре килгән иде.
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов “Ярдәм”дәге ифтарга килүен, үзенең мәчет янәшәсендә, Восстание урамында торуы белән аңлатты. Депутат сүзен сазлыклы, ташландык урында мәһабәт бина калкып чыгып, үзенә меңнәрчә кешене җәлеп итүгә соклану белдерүдән башлап, мохтаҗларга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүләрен дә мактап сөйләде. Әлеге күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ачык, милләткә якын дини-милли урын булуын да билгеләп үтте.
Гыйлметдинов ураза тотмый икән. “Кызганыч ки, мин ураза тотмыйм. Гел юлда, сәфәрдә йөрибез, шуңа миңа әлегә ураза тоту авыр”, ди ул.
Әңгәмә барышында бизәкле түбәтәенә дә күз төште. “Минем түбәтәйләр бик күп, эшчәнлегем барышында башкаладан алып китеп күпме түбәтәй биргәнмендер. Түбәтәй, чәк-чәк, казылыкны күтәрәбез дә китәбез инде без”, дип Илдар әфәнде милли баш киеме белән дә мактанып алды. Башындагысы Казанныкы булуын әйтте.
Сөйләшүебез намазга чакырган азан яңгырый башлауга йомгакланды. Авыз ачып ахшамның биш рикәгатен укыгач, халык ифтар чатырына ашыкты. Бу юлы барлык кешеләргә урын җитте, чөнки кеше сыяр-сыймас көннәр дә булуы мәгълүм.
Өстәлләрнең берсендә журналистлар өчен урыннар аерылган иде, араларында matbugat.ru сайты хуҗасы Данил Сәфәров, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ, “Яңа гасыр” каналы журналистлары Айзат Шәймәрданов белән Марсель Әскәров, Бизнес-онлайнга күчкән Альфред Мөхәммәтрәхимов та күренде.
“Бик күркәм чара. Мәгънәсез канун (“Яровая кануны” — ред.) белән тыя калсалар, Аллам сакласын! Аны бит төрле органнардагы кешеләр төрлечә аңларга мөмкин. Һәр кешенең кулына инструкция биреп йөреп булмый бит инде. Бөтен җирдә дә төрки халыклар, мөселманнар күпчелек түгел. Азчылык булган өлкәләрдә проблемнар килеп чыгарга мөмкин”, дип сүзен башлады Рәшит Минһаҗ. Аңа “Ифтар – милли, социаль, сәяси мәсьәләрне фикерләшү урыны була аламы?” дигән сорауны да бирдек.
“Бу дини дә, сәяси дә, социаль дә чара. Чөнки көне буе эштә чабабыз, ә монда дуслар белән очрашып хәл итеп бетерелмәгән мәсьәләләрне кара-каршы утырып сөйләшәбез. Мәсәлән, киләсе атналарга ике зур вакыйга көтелә: Истанбулда булачак төрки журналистлар корылтае һәм Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә төрки халыклар корылтае булачак. Без кеше эзләдек, кемне җибәрергә икән дип. Нурулла Гарифны җибәрмәкче идек, паспортым юк, ди. Уйладык-уйладык та галимебез, төркичелек белән янган шәхес Рафаэль Мөхәммәтдиновны җибәрергә булдык. Боларны менә ифтарда хәл иттек”, ди Рәшит әфәнде.
“Ярдәм” ифтарын көн дә алып баручы, танылган татар тамадасы, журналист Гамил Нур да бу авыз ачу мәҗлесенең иҗтимагый чарага әверелүен әйтте. Шул ук вакытта, ифтарның асылында Коръән укылырга, вәгазь сөйләнергә һәм дини дәгъвәт алып барылырга тиешлеген дә искә төшерде.
Физик мөмкинлеге чикле булган яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кебек көчле рухлы кешеләрнең “Ярдәм” ифтарында катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтүен Гамил әфәнде сокланып сөйләде. Милли, социаль мәсьәләләргә фикерләшү, ифтарда мохтаҗларның, күрмәүчеләрнең проблемнарын уртага салып хәл итәргә тырышуны да хуплады ул.