Ураза гаетен дөрес итеп каршы ал — табиб һәм дин әһеле киңәшләре

Бүген Уразаның соңгы көне. Иртәгә 5 июньдә Ураза гаетенең беренче көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, уразадан дөрес чыгу ысуллары, гаеткә әзерлек турында табиблар һәм дин әһеле киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Казанда шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган медицина үзәге баш табибы Айрат Хәкимов әйтүенчә, уразадан чыгуның сәламәтлеккә начар йогынтысы юк. Иң мөһим шарт – артык күп ашамау.

“Гает бәйрәменнән соң мөселманнарның бер-берсенә кунакка йөрешеп, сыйлануы – гадәти хәл. Билгеле, чаманы белеп ашарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: “Тулып торудан иң зур зарар күрүче савыт –ул ашказаны”. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Дин безне чама белеп тукланырга өйрәтә”, – дип билгеләп үтте Айрат Хәкимов, күп кенә чирләрнең артык күп ашаудан булуына басым ясап.

Казандагы тагын бер ислам кануннары буенча эшли торган клиника диагностика үзәге табиб-терапевты Альбина Өметбаева уразадан чыкканда кызган, артык майлы һәм борычлы ашлар белән мавыкмаска, клетчаткага бай ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итте. Соңгылары рәтендә – көрпәле продуктлар, орлыклар, яшелчә, кукуруз, яшел борчак, шпинат, кызыл чөгендер яфраклары, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, өрек, инжир, слива һ.б. Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Итне томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.

Табиб Айрат Хәкимов сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнү белән игелекле гамәлләр кылуга чик куелырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул Рамазаннан соң килә торган Шәүвәл аенда да 6 көн өстәмә ураза барлыгын онытырга ярамавын әйтте. Аны рәттән 6 көн итеп тә, ай буена чиратлаштырып та тотарга була. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер ел буе ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер”, – дигән.

Татарстан мөфтие урынбасары, республика мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнеп, уразадан чыкканда: “Йә Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, гөнаһларымны ярлыка. Киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, игелекләр кылырга насыйп ит”, – дип, ихластан Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аен каршы алганда сөенсә һәм Рамазан ае киткәндә кайгырса, җәннәт аңа вәҗиб булыр”, – дигән. Без, бер яктан, Рамазан аендагы нигъмәтләрнең башка айларда булмавына кайгырабыз, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга насыйп итәр дип өметләнәбез. Нияз хәзрәт Сабиров тоткан уразаларыбызның кимчелеге булмасын, алар кабул ителсен өчен, гаеткә кадәр фитыр сәдакасы өләшергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстан мөфтие урынбасары Ураза гаетенең олуг бәйрәм булуын, аңа бөтен дөнья мөселманнарының җитди рәвештә әзерләнүен билгеләп үтте. Гает алдыннан хатын-кызлар өй җыештыру, тәмле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. Аларга бәйрәм намазын уку вәҗиб түгел, шуңа алар өйдә кала. Ир-атлар госел алып, матур киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, тәкъбир әйтеп, иртәнге намазга мәчеткә бара.

“Халкыбызда күркәм гадәт – гает намазыннан соң, әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын кардәшләребезнең каберен зиярат итү. Гает якыннарыбыз белән күрешү, бүләкләр бирешү өчен дә бер сәбәп булып тора”, – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт Сабиров. Аның сүзләренчә, мөселманнар Рамазан ае дәвамында ураза тотып, һәрвакыт гөнаһка чакырып торган нәфесләрен тәрбияләргә, контрольдә тотарга тырышты. Күпләр нәкъ менә шушы айда начар гадәтләреннән баш тарта, дөрес юлга баса.

“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен Рамазан ае дәвамында үзебездә тәрбияләгән уңай сыйфатларны башка айларда да югалтмаска кирәк”, – диде Нияз хәзрәт Сабиров.
Татар-информ

Бәйле