Мәскәү өлкәсендә туй көнне кәләшнең гомере өзелгән

Туй – кәләш белән кияү өчен дә, кунаклар өчен дә олы бәйрәм. Гомергә бер генә була торган әлеге мәҗлескә иң якын кешеләр, туганнар, дуслар җыела.

Гадәттә, бу бәйрәм матур хатирәләр, истәлекләр калдыра.

Кызганыч, Мәскәү өлкәсендә узган туй мәҗлесе зур кайгы белән тәмамлана. Яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь кызның гомере өзелә.

2 июль көнне, Клязьменский сусаклагычы янында туйларын бәйрәм иткән яшь пар һәм кунаклар икенче ярга йөзеп чыгарга уйлыйлар. Ярга берничә метр кала, кәләш су астына китә,янында булга иптәш кызы аны коткара алмый.

Кунаклар ашыгыч рәвештә коткаручыларны чакыра, тик инде соң була, кызны бары икенче көнгә генә табалар.

 

(мәгълүмат Лента.ру сайтыннан алынды)

Бәйле