Татарстанда автобус юлдан төшеп киткән, зыян күрүчеләр дә бар [фото]

Татарстанның Бөгелмә районында автобус юлдан төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Һәлакәттә сигез кеше зыян күргән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт ТР Бөгелмә районының Солдат Писмәнкәсе – Сумаруково юлының 7 нче чакрымында булган. «Самара-Ижевск шәһәрара автобусының кюветка төшеп китүе нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күргән, алар арасында балалар юк», — дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

Юл-транспорт һәлакәте урынына өч ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. Бер зыян күрүче авыр хәлдә. 6 кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, берсе җиңелчә җәрәхәт алган. Зыян күрүчеләр Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

автобус

Татар-информ

 

Бәйле