Татарстан урманнарында аюлар йөри, җиләкчеләр сак булсын

Мамадыш  районында яшәүче кеше җиләк җыйганда аюга тап булган.

Мамадыш районының Уразбахты һәм Дегетле авылы тирәсендә, халык җиләккә йөри торган урында була бу хәл. Районда эшләүче репортер җиләк җыярга туктый. Тапталган кыр аша урман янәшәсендәге посадкага китә.

Юлында җиләкле чиләкне күреп, янәшәдә генә хуҗасы да бардыр дип уйлый. Шуңа күрә агачлар арасында кыштырган тавышка да башта әллә ни игътибар итми. Әмма бераздан арткы аякларына басып, агачтан нәрсәдер алырга маташкан аюны күреп ала. Ир-ат исә машинасына утырып, тизрәк кайтып киткән.

Җиләккә йөрүчеләргә еланнардан гына түгел, аюлардан да сакланырга киңәш итәбез, дип хәбәр итә Мамадыш районының Нократ мәгълүмат сайты.

 

Бәйле