Казан “Ефәк юлы” раллиен каршы алды, ләкин “Камаз” командасы лидерлыкны яулый алмады [видео]

9 июльдә Казанда “Ефәк юлы-2016” халыкара раллиның прологы булып узды. Ике чакрым араны беренче булып внедорожниклар узды, аннары – йөк машиналары. 

Казансу буйлап «Татнефть-арена» белән “Казан” гаилә үзәге арасындагы комлы трасса буенча узышу беренче сынау булды. Бу махсус участок якынча 2 км иде.

Внедорожниклар зачетында Peugeot командасыннан Франция пилоты, «Дакар» ралли-рейдында җиңүләр саны буенча рекордсмен Стефан Петерансель лидерлыкка чыкты.

Йөк машиналары арасында голландиядән Мартен ван ден Бринк Renault автомобилендә 1минут 51 секундта килеп, җитезлек күрсәтте. Аннан 3 секундка соңарып “МАЗ”да белорус Сергей Вязович килде. Өченче – тагын бер голландияле Паскаль де Бар килде. «КАМАЗ-Мастер» командасының алты экипажы арасыннан Эдуард Николаев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, бишенче килде.

Бүген экипажлар Уфага юнәлә. Махсус участокның озынлыгы 136 км чамасы тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Видео Бизнес-онлайн сайтыннан алынды

Бәйле