Төркиядә Русия туристларын чәчәкләр белән каршы алып, коктейльдән соң гына кунакханәләргә озатканнар

Төркиянең Анталия шәһәренә Русиядән килгән туристларны чәчәкләр һәм банкет өстәле белән каршы алганнар. Бу хакта «Анадолу» мәгълүмат сайты хәбәр итә.

«Rossiya Airlines» авиакомпаниясенең FV 5859 «Мәскәү-Анталья» рейсы белән Төркиянең “туристлык башкаласына” 189 турист килгән. Русиялеләрне коктейльдән соң гына, кунакханәләргә озатканнар.

Анталия губернаторының урынбасары Мехмет Явуз «Rossiya Airlines» авиакомпаниясенең рейсы чартер булмавын искәртте.

«Бу рейс туристик пакетлар буенча элек алынган рөхсәт буенча оештырылган иде. Чартер рейсларына килгәндә, аларга әле рөхсәт бирелмәде», — дип билгеләп үтте Явуз.

 

Татар-информ

Бәйле