Чаллыда көчле шартлау булган, зыян күрүчеләр дә бар [фото,видео]

Гадәттән тыш хәл бүген тугыз катлы йорттагы бер фатирда килеп чыккан.

Әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, йортта газ баллоны шартлап, көчле янгын чыккан. Шартлау тавышларын автокаланың берьюлы берничә комлексында ишеткәннәр.

Фаҗигадә берничә кешенең зыян күрүе хакында әйтелә, аларның төгәл саны әлегә билгеле түгел. Урында шәһәрнең янгын сүндерү бригадалары эшли.

Интертат

Бәйле