Зөлфәт Зиннуров тормыш иптәшен һәм кечкенә кызын бала тудыру йортыннан алып кайткан [фото]

«Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров Казанның 1нче бала тудыру йортыннан тормыш иптәше Гөлназны һәм кечкенә кызын алып чыкты.

Инстаграм челтәрендә: «Әнә,шыпырт кына ята «зур» кеше!)) Кайтып барабыз!» — дип, шатлыгы белән бүлеште бәхетле әти.

Исегезгә төшерәбез, 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм булды: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.

– Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы – 3570 грамм, буе – 53 см, – дип сөенече белән уртаклашкан иде Зөлфәт Зиннуров.  Кызларына Зифа дип исем кушканнар. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.+

Бәйле