Башкортстанда малай 1 яшьлек сеңлесен таптаткан

Башкортстанда мәктәп укучысы 1 яшьлек сеңлесен машина белән таптаткан. Малайга 13 яшь булган.

11 июльнең кичендә полиция бүлегенә сырхауханәгә 1,5 яшьлек кызның авыр җәрәһәтләр белән китерелүен хәбәр итәләр. Әлеге хәл буенча Башкортсанда тикшерү эшләре башлана.

Беренчел фаразлар буенча, малай үги әтисенең “Дэу-Нексия” машинасына кереп уйный торган булган. Машина кабынып, урыныннан кузгалып киткән һәм каршыда торган 1,5 яшьлек кызчыкны таптаткан.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Вафат булган кызга экспертиза билгеләнгән. Ә ата-ананың ни сәбәпле балаларны һәм машинаны караусыз  калдырулары ачыклана. Аларга карата җинаять эше  дә кузгалтылырга мөмкин.

 

Мәгълүмат life.ru сайтыннан алынды

Бәйле