Глаголица премиясенең бәллүр ябалагы иҗат иткән балаларны ноутбуклы итә

Балаларның иҗаты, сәләте, кызыклы сүзләре-фикерләре, хикәяләре әрәм булмасын өчен, “Счастливые истории” вакыфы ел саен Глаголица исемле балалар әдәби премиясен үткәрә.

Катнашучылар көчләрен шигърият, проза, эссеистика, тәрҗемә номинацияләрендә сыный ала. Балалар иҗатына бәя бирүче жюри  танылган рус һәм татар язучылары, шагыйрьләрдән тора. Бәйге ике турдан тора.  Икенче турга үткән балалар өчен төрле мастер-класслар, экскурсияләр оештырыла, ә инде финалга җитүчеләрне — котлау тантанасы көтә.

Жюри югары бәяне бары тик тирән мәгънәле, креатив, эчтәлекле һәм кеше ярдәме кермәгән эшләргә бирде. Үткән бәйгедә балаларның эшләре дуслык, мәхәббәт, сугыш, табигать  темаларына багышланган иде.  Араларында, үзләре белән булган вакыйгаларны чагылдырга эшләр дә очрады.

Авыл-районнардан килүче балалар саны да аз булмады, чөнки бәйгедә рус, татар һәм чит ил телләрендәге номинацияләр бар иде. Шуңа да, бәйге рус һәм татар телендә алып барылды.

Гадәттә тантаналы чараларны “Счастливые истории” вакыфының җитәкчесе Ирина Хөснетдинова ача. “Бәйгедә катнашырга 100 дән артык бала теләк белдерде. Әмма эшләрнең 15%да олылар фикере барлыгы сизелде. Балаларның яртысы сугыш темасына яза, әмма санап чыгарганда, аларның әби-бабалары сугышта катнашмавы, хәтта ул чорда яшәмәве дә ачыклана”, дигән иде ул үткән ачылышта.

Балаларны номинацияләргә бүлеп, сәхнәгә чакырдылар. Диплом, кыйммәтле бүләк тапшырып тәбрикләделәр. Шулай ук, һәр катнашучының эше турында да берничә сүз әйтелде. Беренче урынны яулаган балага иң кыйммәтле бүләк – бәллүр ябалак белән ноутбук бүләк иттеләр.

Балаларны Роберт Миңнуллин, Михаил Яснов, Сергей Махотин һәм башка жюри әгъзалары тәбрикли. Алар гадәттә, “Сез – безнең киләчәгебез, сезнең өстегездә зур җаваплылык. Безнең ышанычыбызны аклавыгызны, язарга дәвам итүегезне телибез”, дип мәрәҗәгать итә.

“Глаголица премиясе — файдалы адым, чөнки мондый чаралар күбәйсә, балаларның гаджетларга бәйлелеге кимер, ә китап һәм уку күбрәк кызыксындыра башлар иде. Балалар өчен аларның фикеренә, тормышка каравына колак салу, саннау бик мөһим. Һәр баланың үзен сәләтле, җәмгыятькә кирәкле итеп күрәсе килә”, дип сөйләде Казаннан килүче премия лауреаты Гөлия.

Актаныш районыннан килүче лауреат Зөлфия: “Рус һәм татар телен чагыштырып булмый, чөнки алар бер-берсеннән бик аерылалар, ә үз телеңне белү һәм дөрес итеп язу – зур җаваплылык. Әлеге бәйгенең булуына бик шатмын, чөнки мин жюринең сәләтле балаларга үз юлын табырга булышуына ышанам.  Балаларга киләсе бәйгеләрдә  катнашырга киңәш итәм”, диде ул.

Премия барышында балалар жюринең фикерләрен ишетеп, алардан автограф ала алды.  Ә соңыннан театр карап, 30 килолы торт белән чәй эчте. Премиянең төп максаты – яңа талантларны барлап, иҗатларына юнәлеш бирү.

Жюри әгъзалары, мәдәният эшмәкәрләре һәм башка күренекле, тәҗрибәле кешеләр: “Кулында каләм тотучы сәләтле балалар әлегә аз түгел, димәк, әдәбиятнең киләчәге бар”, дигән фикердә калды.

 

Гөлия Гәләвиева

Бәйле