Байкерлар һәм полиция хезмәткәрләре арасында зур низаг килеп чыккан [видео]

13 июль кичендә Казанның Җиңү проспектында байкерлар һәм полиция хезмәткәрләре арасында низаг килеп чыгуы хакында социаль челтәрләр аша актив рәвештә бәхәс бара. «Аттан» һәм «тәртәдән» дә гаеп эзләүчеләр бар.

Әлеге фактны ТР Эчке эшләр министрлыгы да яшерми. Идарә тармагыннан хәбәр ителгәнчә, ЮХИДИ идарәсенең мото-патруль хезмәткәрләре төзек булмаган мотоцикл белән идарә итүче 4 кешене тоткарлый.  РФ Административ хокук бозу кодексының 12.5 нче маддәсе буенча, төзек булмаган транспортта йөрү рөхсәт ителми, диелә министрлык хәбәрендә.

Кагыйдә бозу турындагы документ рәсмиләштергән һәм транспорт чарасын штрафстоянкага җибәрергә маташкан вакытта мотоциклчылар полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә. Ярдәмгә танышларын да чакырталар. Низаг куера гына. Мәсьәләне хәл итү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре дә өстәмә көч чакырта.

Биш яшь егет полиция хезмәткәрләренең канунлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 нче маддәсе буенча тоткарлана һәм полиция бүлегенә озатыла. Материал җәмәгать судына җибәрелә.

Ә төзек булмаган транспорт чаралары  махсус урынга озатылган.

Интертат

Бәйле