Опера җырчысы Аида Гарифуллина һәм Марат Сафин бәби көтә [фото]

Опера җырчысы Аида Гарифуллина һәм Марат Сафин бәби көтәләр.

 «Телепрограмма» басмасына Аида Гарифуллина элеккеге теннисчы белән бер ел элек уртак танышлары уздырган кичәдә танышуын әйткән иде. Күп тә үтмәде, Аида Гарифуллинаның корсаклы булуы да билгеле булды. Якынча, җырчы йөклелекнең 6 аенда.

Күптән түгел алар Казанга килеп киткәннәр иде, ә хәзер Аида белән Марат Франциядә романтик сәяхәттә. Франциядә Аида Гарифуллина турында фильм да төшереләчәк.

Мәгъүмат Реальное время сайтыннан, фотолар  Инстаграм битләреннән алынды

 

Бәйле