Чаллыда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә баланың аягы өзелгән [фото-видео]

Кичә, 17 июльдә Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә зур юл-транспорт һәлакәте була. 8 яшьлек кыз авыр хәлдә реанимациягә озатыла.

Чаллыда көндезге сәгать икеләрдә «Lada Granta» һәм «Nissan Pathfinder» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә чит ил машинасы әйләнеп капланган. Әлеге машинада ике баласы белән хатын-кыз барган була. Шаһитлар сүзләренчә, махсус бишектә утырган кечкенә бала зыян күрмәгән, ә аның 8 яшьлек апасы җидти җәрәхәтләр алган. Һәлакәтне күрүчеләр, “кыз баланың аягы өзелгән, ана шок халәтендә”, дип хәбәр итә. Баланы тиз арада хастаханәгә озатканнар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий