Бала табу йортына кабул итмәгән хатын-кызга баланы машинада табарга туры килгән

Башкортсанда хатын-кызны балалар табу йортына кабул итмәгәч,  аңа баланы машинада табарга туры килгән.

 Хастаханәдә эшләүчеләрнең сүзләренчә, хатын-кыз тулгаклар белән бала табу йортына килә. Табарга аз вакыт калган булса да, хатынны кабул итмиләр, чөнки хастаханәдә карантин була.

Башка бала табу йортына барырга вакыт калмаганга, хатын баланы машинада табарга уйлый. Әти кешегә сабыйны үзенә кабул итәргә туры килә.

Бала табу йортында эшләүче хезмәткәрләр  әлеге хәлне башта тәрәзәдән күзәтеп торсалар да, соңыннан чыгып, иргә ярдәмгә киләләр. Аллага шөкер, бар да яхшы тәмамлана. Хәзерге вакытта сабый белән ана хастаханәдә.

 

мәгъүмат zt16.ru сайтыннан алынды

Бәйле