Рөстәм Миңнеханов Казан башкарма комитетын нәрсә өчен тәнкыйтьләгән?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре башкарма комитетын су саклау зоналарын төзекләндерү эшләрен башламаган өчен тәнкыйть утына тотты.

Ул видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе барышында башкарма комитет җитәкчелегеннән Кабан күлен төзекләндерү эшләренең ни өчен әлегә кадәр башланмавын сорады.

«Төзекләндерү эшләре өчен акча бүлеп бирелгән. Җәй үтеп бара, ә сездә эш документлары да юк хәтта. Ни өчен сез берни дә эшләмисез? Әйтер сүзем юк. Әлеге акчаларны башка шәһәргә дә бирергә була иде, әмма Казан — безнең башкалабыз», диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул проект буенча карар кабул итәргә бер атна вакыт бирде һәм Әлмәттә тормышка ашырылган шәһәр күлен төзекләндерү һәм ял зонасын төзү проектын үрнәк итеп китерде.

Искәртеп узабыз: 2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль берәмлектә 21 объектны тәртипкә китерү каралган. Эшләр, Казаннан кала, бөтен районнарда башланган. Бер объект — Әлмәттәге шәһәр күле һәм пляж файдалануга тапшырылган.

 

Татар-информ

Бәйле