Кешеләр белән тулы булган автобус юлда барганда янып беткән [фото-видео]

Татарстанда янгын чыгу сәбәбен тикшерәләр: кичә трассада Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Казанга баручы пассажир автобусы янып беткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, «Неоплан» пассажир» автобусының януы турында 3:13 сәгатьтә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл М-7 трассасының 1134 нче чакрымында булган. «Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк»,  дип җиткерә коткару хезмәте.

Автобус тулысынча янып беткән. Анда 35 пассажир, шул исәптән 4 бала да була. Аларны вакытлыча Актаныш районындагы Пучы авыл мәдәният йортына урнаштырып торалар.

Янгын транспорт чарасының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фараз кылына. 1992 елгы транспорт иминиятләштерелгән. Зыян – 500 мең сум. Пассажирлар башка автобус белән Казанга озатылган.

автобус

Интертат

Бәйле