«Тартар» соусы рецепты

Тартар соусы.

Кирәк булачак: 2\3 стакан олиф маена: 2 пешкән йомырка сарысы, 1 чи йомырка сарысы, 1 аш кашыгы горчица, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы вак тураган маринадланган кыяр, 1 аш кашыгы лимон суы, укроп, тоз, борыч.

Чи һәм пешкән йомырка сарысы, әзер горчица, лимон суы яхшылап болгаталар да, тоташ масса хасил булгач, шешәдән ипләп кенә олиф мае агызалар, туктамый торган кашык я чәнечке белән, гел бер юнәлештә, майны салып бетергәнчә болгатып торалар.

Каймак, вак итеп тураган маринадланган кыяр, тоз, борыч, укроп өстәп болгаталар да табынга китерәләр.

тартар

Минем йорт

 

Бәйле