Нахакка гаепләнгән бала үз-үзенә кул сала: язмышмы, әллә ялгышмы? [булган хәл]

Дөньяга туган һәрбер кеше үзенчәлекле, шуңа да гомер юллары да һәркайсыбызныка төрле. Кемдер ашкынып, гел алга омтылып яши, бүтәннәре тыныч тормыш сайлый. Берәүләр булганына шөкер итеп, яшәү тәмен тоя алса, икенчеләре зарланудан туктый алмый. Кемнеңдер бар да җай гына бара, ә кемнеңдер юллары сикәлтәле булып чыга. Моңа гаҗәпләнәсе  дә түгелдер, һәр кеше дөньяга төрлечә карый бит. Тик кызганыч, кайвакыт кемнеңдер битарафлыгы, җавапсызлыгы бер гөнаһсыз балаларны кайгыга сала ала. Ул гына да түгел, тормышы белән хушлашырга мәҗбүр итә…

Әлеге хәл инде бик күп еллар элек булган. Бәлки, күпләр аның турында оныткандыр да. Әмма хәтерендә саклаучыларның йөрәге, 13 яшьлек Алмазны искә төшергәндә, әле дә чәнчеп куядыр. Чөнки әлеге баланың гомерен саклап калып булыр иде, бары ошаныч һәм битараф булмау гына җитмәгән. Хәер, вакытны кире кайтарып булмый, шуңа да гыйбрәт алып, нәтиҗәләр генә ясарга кирәк.

**********

Алмаз – авыл малае. Зур булмаган авылда ул гаиләсе белән гомер итә. Гаилә дигәннәре дә: әнисе, ике абыйсы, ә “әти” дигәннәре алмашып тора. Аналары еш кына өйгә чит ир-атлар алып кайта, салгаларга да ярата. Малайларның ана назына түгел, ризыкка  да туенганнары юк. Олы малайлар яшәү җаен таптылар анысы, урлап булса да көннәрен күрделәр, инде үзләре  дә шешә белән дус була башладылар. Ә менә Алмаз алардан нык аерылып торды. Тыныч, тырыш, эшчән иде ул. Мәктәпкә  дә яратып йөрде, тырышып укыды. Җәй көннәрен заяга уздырмады: кемгә бакча казып, утын ташып, көтү көтеп акча эшләде. Үз-үзен туендырырга теләде. Гадәттә андый гаиләләрдә үскән балалар агрессив, кырыс булалар, сүгенергә дә оялып тормыйлар. Ә менә Алмаз андыйлардан түгел, тыныч кына сөйләшеп, гади генә эшенә дә зур җаваплылык белән карый иде. Ул күпләрне үзенең холкы белән гаҗәпләндерде, сокландырды.

Шулай, җәйләр дә узып китте, яңа уку елы башланды. Район кешеләре ярдәме белән Алмазга мәктәпкә әзерләнергә булыштылар. Һәм ул, матур костюм-чалбарларын киеп, укырга йөри башлады. Ни дисән дә, өйдә эчә торган ананың булуы сизелә. Алмаз башка балалардан аерылып тора. Оялчанлыгы белән дә, каралмаган, юылмаган киемнәре белән дә. Ә бит балалар моны тиз сизә, үзеннән аерылып торганны тагын да аерырга тели.  Җитмәсә, кәрәзле телефоннарның да кеше тормышына үтеп кергән вакыты. Олыларда гына түгел, бала-чага да аның белән мактанып йөри башлады.  Әйе, нәкъ менә мактанып, чөнки алар өчен ул бик файдалы түгел, әмма бер-береңнән аера торган үзенә күрә бер атрибут. Кемнеңдер кыйммәтле, матур, ә кемнеңдер бик гади. Әлбәттә, Алмаз гына әлеге уенчык белән  сыйныфташлары алдында  мактана алмый.

Ә беркөнне  Энҗе исемле кызның яңа гына алынган бик кыйммәтле телефонны юкка чыга. Кем алган, кем урлаган, кем гаепле? Мәктәпне, укучыларны тикшереп чыгалар, әмма телефон табылмый. Балалар гаеплене тиз билгелиләр – бу Алмаз, аның гына телефон юк бит, җитмәсә ул ярлы гаиләдән, абыйлары да урлашырга ярата. Балалар: “ул – син,син!” дип гаеп ташлый. Ә Алмаз: “мин түгел, мин алмадым” дип, каршы торырга тели. Олылар, дәлилләр юклыгын аңласа да, Алмазны яклап чыкмыйлар, чөнки шик туа. Чыннан да, кем урларга мөмкин булсын? Авыл мәктәбе кечкенә, балалар аз. Бар да тулы гаиләдән, бер Алмазның гына әнисе эшсез, эчүгә сабышкан, ичмасам, абыйлары да урларга яратучылар. Күрәсең, малай телефонга бик кызыккан булган. Башкаларда бар бит, ә анда юк…

Тикшерү эшләре башлана, инспекторлар килеп сораулар ала. Балалар Алмаз урлаган дигән фикерләрен әйтәләр. Ә кичен Алмаз полиция хезмәткәре белән өйләренә кайта.  Баланың әнисенә, абыйларына эшнең нидә икәнен сөйләп бирәләр. Алмаз, “мин урламадым” дисә дә, полиция хезмәткәре ачулы караш кына ташлый.

Алмазның күңелендә ниләр булгандыр ул вакытта – билгесез. Башын иеп, “мин түгел” дип әйтүен күпләр ишетмәгән, күрәсең, ишетсә дә, игътибарын бирмәгәндер.

Төнгә каршы, әнисе, абыйлары тәмам исереп беткәч, Алмазны тәрбияләргә уйлыйлар. “Нигә урладың?! Кая ул телефон?” дип, тиргиләр. Абыйсы Алмазга кул да күтәрә. Бала бары: “Мин урламадым, мин алмадым” дип, җавап кайтара, авыртуыннан кычкыра,елый. Күршеләр дә моны ишетеп тора, ләкин гаилә мөнәсәбәтләренә кысылырга уйламый. Тавыш-гауга да тиз  арада бетеп, тынлык урнаша.

***********

Авылда төн. Көз булса да, төннәр әле җылы, аяз. Йолдызлары да күз кысыша. Яшьләр урам әйләнә, кечерәк балалар татлы тешләрен күрә, кемдер әнисенә сыенып, җылы кочакта ята. Әти-әнисеннең мәхәббәтен тоеп яшәгән балалар аеруча да бәхетледер. Сине яратучы, яклаучы-саклаучы, ошанучы, авыр чакларда булышырга әзер газиз әниең, әтиең булу – бала өчен иң олы бүләк. Алмазга да гади генә кеше җылылыгы җитмәгәндер. Болай да авыр тормышта кешелеклеген югалтырга теләмичә, тырмашып яшәгән бала күңеле бу төндә сына. 13 яшьлек бала үз-үзенә кул салырга уйлый…. Алмазны иртән сарайда асылынган хәлдә табалар, янында язуы да була, бары ике сүз: “Мин урламадым…”

Авыл халкы әлеге хәбәрне сүзсез кабул итә. Мондый вакытта сүзләр табу авыр шул, ә малай гомерен кире кайтарып булый. Алмазны авыл белән тыныч кына күмәләр. Башка вакытларда соңгы юлга озаткан кеше турында искә алсалар, озак сөйләсәләр, бу юлы тынычлык, үзенә күрә бер сагыш хөкем сөрә. Һәр кеше үзенә бикләнеп, әлеге кайгыны ялгызы кичерә….

***********

Ә урлауга килгәндә, берничә көннән, телефон табыла. Ул кинәт кенә мәктәпнең бер кабинетында пәйдә була. Телефонны башка кеше алган булып чыга, ләкин моның турында бик сөйләмиләр, эшне дә зурга җибәрмиләр…

Без-кешеләр үз мәшәкатьләргә бирелеп яшибез, һаман ашыгабыз, чаба-чаба нәрсәдер эзлибез… Бәлки, бәхет эзлибездер, тагын да яхшырак яшисебез киләдер. Ә якында булган кешеләргә игътибарыбызны юнәлтмибез. Алмаз яшәгән кебек гаиләләр бик күп. Һәр кеше андый гаиләләрне белә, күреп тора, бәлкем араларда ярдәм итүчеләр, я булмаса андагы балаларны кызганып борчылучылар да бардыр. Тик безнең кызгануыбыздан әлеге сабыйларның тормышлары яхшырмый.

Андый балалар усал да, карак та булырга мөмкин – ләкин алар моңа үзләре гаеплеме? Шундый гаиләдә тирбияләнүләрне, шундый тормышта яшәүләрне алар үзләре сайлаганмы?Ана назын, мәхәббәтен тыймаганга алар шундый булып үсмиләр микән? Кемдер, Алмаз кебек үз-үзен саклап калырга тырыша, әти-әнисенең тормышын кабатламаска теләп, башкачарак яшәмәкче була… Әмма, аларга да канатларын ныгытып җибәрүче, күңелләрен үссендерүчеләр кирәк. Чөнки тормыш тәҗрибәсе туплаган олы кешегә дә янында яратучы, ошанучылар булу мөһим, ә ялгызлыкта калган балага ул тагын да мөһимрәк түгелме? Шундый гаиләдәге балаларга башкачарак карамыйбызмы? Әлеге хәл бик күп сораулар тудыра. Җавапларны һәр кеше үзе табарга тиештер. Әлбәттә, без дөньяны үзгәртә алмыйбыз, барысына да ярдәм итәргә көчебез дә җитмәс. Ләкин кайвакытта балага әйтелгән бер җылы сүз, бик урынлы булып, аның гомерен дә саклап кала икән… Менә шуны онытмасак иде. Ашыгып кешеләр турында начар уйламасак иде.

Аллаһы Тәгалә барлык балаларга саулыкта, әти-әниләре тарафыннан яратылып, бәхетле гаиләдә үсәргә язсын!!!

 

(язма тормышта булган реаль вакыйгага нигезләнеп язылды, исемнәр үзгәртелде)

 

Бәйле