Буа районында кыз баланың ничек батып үлгәне билгеле булды [фото]

Фаҗига 16 июльдә, Буа районы Яшевка авылы янындагы буада булган иде. Абыйсы белән су коенганда 10 яшьлек кыз бала батып үлде.

Фаҗига буласы көнне кыз үзенең 24 яшьлек үги абыйсы белән буада су коена. Кыз бала кабартылган автомобиль камерасында йөзә. Су коенган вакытта әлеге камера буа уртасына йөзеп кереп китә. Абый кеше аның артыннан йөзә, ә кыз яр буенда йөзеп кала.

Яшь егет сулык уртасына кереп җиткәндә, сеңлесенең ярдәм сорап кычкырган тавышын ишетә. Аны коткарырга йөзгән вакытта астан бәреп утырган чишмә суына эләгү сәбәпле, аягын көзән җыера. Үзе дә бата башлый.

Аларга ярдәмгә якында гына печән әйләндерүче бер ир-ат белән хатын-кыз килә. Булышырга узып баручы автомобиль хуҗасын да дәшәләр. Суга сикергән ир-атлар егетне генә коткарып кала, ә кызны таба алмыйлар. Аның үле гәүдәсен коткаручылар ярга чыгара.

Аңында булмаган егетне хастаханәгә озаталар. Шунысы игътибарга лаек: ярда су коенуның рөхсәт ителмәвен искәрткән билге дә булган.

Интертат

Бәйле