Мөселманнар покемоннарга каршы чыккан

«Pokemon GO» кушымтасы монстрлар артыннан куу мәйданчыгы итеп Уфа мәчетләренең берсен тәкъдим иткән. Кушымта мәчеттә покемоннарның тренерлары җыелып, көч сынашуларын планлаштырып куйган. Башкортстан диния Назәрәте мәчет тирәләрендә покемоннарны аулауны тыйган.

Башкортстан мөселманнары «Pokemon GO» уенын ясаучыларга гыйбадәт йортларын кибер ярышларда кулланмаска дигән таләп белән чыгарга җыеналар.

«Pokemon GO» — “өстәмә чынбарлык” технологияләре ярдәмендә төзелгән кушымта (приложение). Андагы сурәтләр смартфон экранында күренә һәм чынбарлыкка проекцияләнә, шул рәвешле цифрлы дөнья белән чынбарлык кушыла. Кушымтаның төп максаты — әлеге покемонны тоту. “Pokemon GO” күп кенә кешеләрне урамнарга чыгарга, төрле объектларга керергә мәҗбүр итә һәм үз эченә “йота” бара.

«Pokemon GO» уенына каршы чыгучылар — Башкортстан мөселманнары гына түгел. Исегезгә төшерәбез, кичә Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Pokemon GO” уенында монстрлар “артыннан кууының” бушка вакыт уздыру икәнен аңлату максатыннан студентлар өчен лекция планлаштырганлыгы хакында хәбәр итте. Согуд Гәрәбстаны дин әһелләре, Рус православ чиркәве дә әлеге виртуаль персонажларга каршы булуын белдерде.

 

Татар-информ

Бәйле