Казанда патриарх Кириллны асфальт тузанын суыртып, юлларны юып каршы алдылар[фото-видео]

Бүген Казан кирмәненә килгән патриарх Кириллны андагы юлларны юып, тузаннарын суыртып каршы алдылар. //Азалык радиосы//

Фото авторы «патриарх килүенә Кремльдә асфальт тузанын суырталар» дип язган.

7

7

Кирилл Казан кирмәнендәге Изге хәбәр (Благовещение) чиркәвендә гыйбадәт кылуда катнашып, Богородица монастыренә кадәр тәре йөрешен җитәкләде. Шунда яңадан торгызылачак Изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салыну тантанасында катнашты. Православ риваятькә караганда, икона 1579 елның 21 июлендә, әле татар ханлыгы башкаласы булуын хәтерләгән Казанның нәкъ шул урынында табылган, имеш.

Патриарх Казанга кичә килде. Аны каршылаган президент Миңнеханов аны аэропортта ук күренекле урыс әдибе Гавриил Державин туган Каеп авылына алып китте. Анда ул җирле чиркәү янында гына Державинга һәйкәл ачуда катнашты. Шуннан Зөя утравындагы чиркәүдә келәү алып барды. Утрауда аны Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә озатып йөрде.

Моңа кадәр әле Урыс православ чиркәве башлыгы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде. Чиркәү рәсмиләре бу уңайдан, Татарстанда моңа тиешле шартлар юк әле дигән ишарәләр ясап торды. Шушы ел башында хәзерге президент Миңнеханов, большевиклар тарафыннан җимерелгән Богородица (Мәрьямана) чиркәвен торгызу фәрманын чыгаргач кына, тиз генә аңа нигез салу тантанасын да билгеләп, аңа урыс патриархы килүен дә игълан иттеләр.

Күптән түгел Кирилл Башкортстанда да булып китте. Ике көнлек сәфәр вакытында ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов муенына урыс чиркәвенең тәреле орденын тагарга да өлгерде.

Кәгазьдә федерация һәм дөньяви саналган Русиядә чиркәү дәүләттән аерылган дип саналса да, урыс патриархына Русия президентына тиң диярлек ләббәйкә ясала.

Бәйле