Русия спортсменнары 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашмыячак

Русия спортсменнарына Олимпиадага барыр юллар өзелә. Спорт арбитраж суды да аларга каршы булып чыкты.

Спорт арбитраж суды Русия Олимпия комитетының шикаятен һәм  Халыкара җиңел атлетика федерациясенә (ИААФ) Русия спортсменнарны Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада катнаштыру гаризасын кире какты. Моның турында Спорт арбитраж судының  рәсми сайтында хәбәр ителә. Шулай итеп, алар 2016 елгы Олимпия уеннарында Русия флагы астында чыгыш ясый алмаячак.

Җиңел атлетика федерациясе Русия җиңел атлетларының халыкара ярышларда катнашуга бирелгән гаризаларын алдан ук кире каккан иде. Бары озынлыкка сикерүче Дарья Клишинага гына быелгы Олимпия уеннарында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

“Спорт арбитраж  суды Русия Олимпия комитетының шикаятен һәм 68 спортчыны кире какты”, диелгән хөкем  гаризасында.

19 июньда Лозаннаданың Спорт арбитраж судында Бөтенрусия җиңел атлетика федерациясенең  Халыкара җиңел атлетика федерациясенә  каршы булган эше буенча тыңлаулар тәмамаланды.

2016 елгы Олимпия уеннары 5 августтан 21 августка кадәр Рио-де-Жанейрода узачак.

 

Мәгълүмат Газета.ру сайтыннан алынды

Бәйле