Баулы районында ир-ат 3 яшьлек улына пычак аткан

Баулы районында ата кеше 3 яшьлек баласына пычак  аткан. Нәтиҗәдә сабый пычак белән кадалып, хастаханәгә озатылган.

Әлеге хәл бер атна элек була. Ир белән хатын сүзгә килеп, әрләшә башлый. Күп тә үтми, ир сабырлыгын җуеп хатынына пычак ыргыта. Ләкин пычак хатынга түгел, ә аның кулында булган 3 яшьлек балага кадала. Баланың аркасы җәрәхәтләнә.

Хәзерге вакытта ана белән бала хастаханәдән чыгарылган. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

 

Мәгълүмат Слава труду сайтыннан алынды

Бәйле