Балаларым — хаталарым… [тормыш хәле]

Ирем белән без ике балага гомер бирдек. Тик кызганыч, әтиләре аларның зур үсеп җиткәннәрен күрә алмый калды шул. Япь-яшь көе генә яткан җирдән уянмады гына. «Йөрәк» диделәр табиблар.

Фермадан төшке ялга кайткан чагы иде аның. Бераз капкалап алды да, ятып кына торам дип, яткан иде шул. Минем кичке савымга китәр вакыт җитеп килгәндә дә, аның һаман да тормыйча ятканын күреп уятырга барсам… Кайгы зурдан булды инде. Балаларның мәктәптә генә укыган чагы иде. Ул вакытта хезмәт хакын бөтенләй түләмәгән чаклар. Бакчадан ашап, кеше биргәнне киеп үстеләр инде. Аларны кеше итәм дип, аталары урынына да, үзем өчен дә эшләргә туры килде. Бөтен яшьлек «балалар» дип узса да, картайгач та үзем өчен генә кинәнеп яшәгәнем юк.

Улым, егет көе, балалы хатынга өйләнде. Үзләре килешеп яшәсәләр, кысылмыйм дидем. Әмма килен үтә дә ялкау булып чыкты, шуңа бик каты эчем поша. Беркайчан да кая булса да кереп эшләгәне булмаган аның. Хәзер дә менә иллене куып баралар инде, малай эшләгәне белән генә көн күрәләр. Ул да батырып эшли торганнардан түгел шул. Ни булса, шуңа риза. Артыгына тырыша торганнардан түгел. Үзем гомергә терлексез тормадым. Шуңа да өстәлебез тулы ризык булыр иде. Хуҗалыкны алып баруы бик авыр инде, билгеле. Әмма ашаганда бик рәхәт бит. Авыз тутырып чәйнисең, кешенекенә кызыкмыйсың. Киленнең ике кулына бер эш булыр ичмасам дип, бер елны казын да, үрдәген дә үзем алып бирдем. Авыл җирлеге бит, ничек җәйне тынычлап кына уздырып була, шаккатам. Бер-ике чиләк җиләк белән тамак туямы? Бала да бар бит, ул жәл. Кош-кортның кайсы үсте, кайсы юк, шулай бетерделәр аны. Бүтән алганары булмады.

Никтер уртак бала да алып кайтмадылар. Малай тәки шул хатын белән картаеп ята, әнә. Аларга карап үзәгем өзелә инде. Киленгә тавык булса да алып куй хет, калдык-постык ризыкларыңны шуларга салып барсаң да әйбәт бит, дим. Әмма ул: «Әниең мине өйрәтә», – дип, малайга зарлана, бүтән эше юк. Үзенчә хатынын яклаган булып, малай килеп тавыш чыгара аннары. Кызым: «Кысылма инде аларга, әни! Ачка үлсеннәр шунда, бала-чага түгелләр бит», – дип тынычландыра. Әмма бала илледә дә бала икән шул. Акыл белән аңласаң да, йөрәккә кушып булмый. Дүрт саны сау-сәламәт кешенең җир җимертеп эшләмәген һич аңлый алмыйм шул. Ишегалды тулы җир, эшкәрт тә әллә ниләр утырт син! Уңышын ал, сат, аша – бар да үзеңә бит. Их, булмады шул, булмады!

Кызымның да бәхете юк. Күрше авылга кияүгә чыккан иде. Кияү бик каты эчте. Бер-бер артлы туган балаларга да карап тормады хәтта. Эчеп кайттымы – дөнья куптарып талаша, сугыша башлый. Айнык чакта берәр эшкә тотынса, кай арада арый, ял итеп алу ягын карый үзе. Ә эчкәч җен көчләре барлыкка килә. Берсендә ишегалдындагы бүрәнәләргә кадәр күтәреп-күтәреп аткан иде. Айнык чакта сүгеп тә, сөйләшеп тә карадык, дәваланырга кыстадык – ризалашмады. «Алкашмы әллә мин сезгә?» – диде. Алкаш инде, кая алкаш булмасын?! Көн туса аракыга ябышкан кешене тагын кем дисең?

Унике ел изаланганнан соң бүтән түзәр чамасы калмагач, 3 баласы белән кире минем янга кайтып керде кызым. Өйләнешкәч, әлеге дә баягы тамакларын кайгыртып, абзардагы сыерымны бирнә итеп бүләк иткән идем үзләренә. Кызым үзе дә миңа ошап туган, эшчән. Ел да кош-кортын күпләп алды, шуларны сатып тормышын алып барды. Аерылып кайтуына ике көн дә узмады, теге исерек ире шул сыерымны сатып та җибәргән. Алып кайтырга җитешми калдык шул. Җәяүләп барсаң ерак, машиналы кешене эзләргә кирәк.

Сатып алучысын да табам димә, чөнки алып сатарга биреп җибәргән, безнең якныкы түгел. Авыллар буйлап йөреп терлек җыеп йөри. Бер авылдан ала, икенчесенә сата, дигәндәй. Исерек кулында акча да тормый, билгеле. Әллә эчеп бетергән, әллә урлаткан – очы-кырыен табам димә. Сыер карт булса да, күңелгә бик якын иде инде. Ни дисәң дә, үзебезнеке бит. Сөте тәмле булды, кысыр калмады. Дистә елдан артык туендырып торды.

Кызым белән икебезгә хәзер өч бала. Икесен яртылаш урнаштырдык дип санасаң да була инде. Мәктәпне тәмамлап шәһәргә чыгып киттеләр. Читтән торып укыйлар, әз-мәз эшләп йөриләр. Тагын берсен, төпчегебезне очырасы калды менә. Әмма чыгып китсәләр дә, тулысынча безнең өстә шул әле алар. Акча бик күп кирәк бит. Шул балалар дип ике сыер, бер үгез, казлар, индоуткалар тотабыз, сарыкларыбыз күп, аларның бәрәннәре бар, яхшы итеп ашаткан очракта берсе-берсе 4 килога җитә торган бройлер чебиләре алабыз.

Аталары барыбер акылга килмәде, һаман да эчеп йөри. Хәзер аның айнып торган чагы да юк, йөзе калмаган, 45тә генә булса да, миннән дә картрак күренә элеккеге киявем. Балаларын белми дә, килеп күрми дә. Ярдәм турында әйтәсе дә юк. Зурракларына әйтәбез инде, янына бер барып килегез, дибез. Юлны беләләр бит, өйрәтәсе түгел. Әмма аларның күрәсе дә килми аны. Ә без нишли алабыз? Исерек әтиләрен мәҗбүриләп яраттырып булмый бит.

Яшь баргач, бертуктаусыз эшләп торып кына булмый. Артка карап, ниндидер нәтиҗәләр ясар чак җиткәнен аңлыйм. Ә анда борылып карасаң – бер рәхәт көн юк. Эшләп-эшләп тә рәхәт күрмә әле син. Балаларның бәхетен тойма, бик авыр бит. Кайда ялгыштым микән, дим. Күңелем төшкән көннәрдә: «Әллә бөтенләй табасы калмаганмы үзләрен?» – дигән гөнаһлы уйлар килә хәтта. Вакытны кире кайтарып, тормышны яңабаштан яшәрлек булса иде ул…

 

Хәмидә апа сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды, Саба таңнары

Бәйле