Язучы Гөлсинә Галимуллина Брюссельдәге очрашуда Бельгия язучысын бик гаҗәпләндергән

Брюссельдә Татарстан язучысы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу үтте.

Россия фән һәм мәдәният үзәге концертлар залында Татарстаннан килгән кунакның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Гөлсинә Галимуллина 35 елдан артык “Саба таңнары” район газетасында эшләгән. Эштән бушаган араларда әдәби журналлар өчен әсәрләр язган.

Аның әсәрләренең персонажлары уйлап чыгарылган геройлар түгел, алар чынбарлыктан алынган. Бельгия язучысы Дави Де Витте Гөлсинә Галимуллинаның укучылар белән очрашуларга үз повестьлары һәм романнарының протиплары белән килүен белүен белгәч,гаҗәпләнүен белдерде.

Язучы беренче әсәрләрен пенсиягә чыгар алдыннан гына иҗат иткән һәм алар бик тиз арада татарстанлылар күңеленә юл тапкан. Очрашуга килгән Нәҗип Җаббаров әйтүенчә, Гөлсинә ханымның китаплары өйнең бизәгенә әверелгән. Туган телдә китаплар уку алу – “Татарлар Бельгиядә” җәмгыятенең зур казанышы. Туган телне балаларга тапшыру ата-ананың бурычы булса да, дәүләт ярдәменнән башка мондый зур бурычны хәл итеп булмый дип белдерде ул.

Китап авторлары белән очрашулар тарихи ватаннан читтә туган тел турында кайгыртырга рухландыра, Европаның төрле шәһәрләренә яшәүче татарларны берләштерү өчен көчле чара булып тора. “Татарлар Бельгиядә” җәмгыяте язучының укучылар белән очрашуын Льеж шәһәрендә дә үткәрергә ниятли.

Татар-информ

Бәйле