Дилә, Рифат, Салават, Гүзәлем — 30лап җырчы Теләче балалар йортына ярдәм итмәкче

24 июльдә Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе узачак. Көндез 12 дә башланачак ярминкә кичке 8гә  кадәр дәвам итәчәк. Биредә татар милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, татар телендә чыккан дисклар, китаплар, газета-журналлар, сувенирлар тәкъдим ителер дип көтелә. Балалар өчен уен һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк.

Оештыручылар сүзләренчә, ярминкәдә Габдулла Тукай иҗатына өстенлек биреләчәк. Бөек шагыйрьнең әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләре, рәсемнәрне сатып алу мөмкинлеге дә  каралган. Тагын килгән кунаклар татар чәе, милли ризыклардан да авыз итә алачак.

Чара вакытында җыелган барлык акча һәм башка кирәк-ярак «Ярдәм» хәйрия фондының Теләчедәге «Гаилә учагы» балалар йортына күчерелә.

Хайрия концерты

Бәйле