Чирмешән районы Саминовка авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Иванова “Нечкәбил“ республика конкурсында район данын яклый. Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәр итә.
Прасковья Ивановнаның 6 баласы, 14 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Аларның кайберләре, әниләре, әбиләре белән бергә, бәйгенең Казан шәһәрендә узган зона турында катнашып, финалга үткәннәр.
–
–