Гүзәл Уразовага кирпеч атканнар! [фото]

«Гүзәл Уразовага аэропортта кирпеч атканнар.»

Шундый хәбәр белән җырчы үзенең тамашачысын борчуга салды. Инстаграм һәм Вконтактеда урнаштырган фото белән видео күп кешедә сораулар уятты. Кемдер башта әлеге хәбәргә ышанып бик хаваланды, икенчеләре видеода Гүзәл Уразова түгелдер дип тә уйлады. Әлеге «кирпеч»нең йомшак уенчык булуы турында да күп әйтелде. Күрәсең, җырлы гаилә шулай шаяртырга уйлаган.

Бу көннәрдә Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Дубайда ял итәләр.

гъзщл

Фото Гүзәл Уразованың Вконтактедагы  битеннән алынды

Бәйле