Бавариянең Ансбах шәһәрендә шартлау булган [видео]

25нче июльдә төнлә Бавариянең Ансбах шәһәрендәге рестораннарның берсендә шартлау булган.

Полиция мәгълүматлары буенча, шартлау нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән, шул исәптән өчесе каты яраланган, дип хәбәр итә җирле матбугат чыганакларына сылтама белән Интерфакс агентлыгы.

Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау җайланмасы аркасына рюкзак аскан кешедә булган. Әлегә аның кем булуы билгесез. Полиция шартлату махсус эшләнгән дигән фикердә. Хәзер тикшерү эшләре бара, теракт версиясе дә карала.

Шунысын да әйтергә кирәк, шартлату Ansbach Open музыка фестивале үткән урын янәшәсендә башкарылган, бу вакытта фестивальдә 2,5 мең тамашачының җыелганлыгы мәгълүм. Фестивальне туктату турында карар кылынган. Кайбер чыганаклар буенча, рюкзаклы кеше баштарак әлеге фестивальгә кермәкче булган.

Татар-информ

Бәйле